news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивалендә 10 спектакль күрсәтеләчәк
Быелның 8- 22 февралендә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Федор Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелның 8- 22 февралендә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Федор Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале узачак.
Фестивальдә АКШ, Алмания, Италия, Швеция, Австрия, Греция, Украина, Казакъстан, Литва һәм башка якын һәм ерак чит илләрдән, Россиянең атаклы Мария һәм Зур театрыннан 40ка якын башкаручы катнаша.
Театрның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, фестиваль программасында соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган ун спектакль тәкъдим ителәчәк. 8 февральдә театр сәхнәсендә – Джакомо Пуччининең “Мадам Баттерфляй”, 9 февральдә - Петр Чайковскийның “Пиковая дама”, 10 февральдә Джакомо Пуччининең “Богема”, 12 февральдә – Джузеппе Вердиның “Риголетто” опералары, 13 февральдә – Федор Шаляпинның туган көнендә Модест Мусоргскийның “Борис Годунов” халык музыкаль драмасы, 14 февральдә – Джузеппе Вердиның “Аида”, 15 февральдә – Вольфганг Моцартның “Тылсымлы флейта”, 16 февральдә – Николай Римский-Корсаковның “Патша кәләше” (“Царская невеста”), 17 февральдә – Джузеппе Вердиның “Травиата”, 19 февральдә “Трубадур” опералары уйнала. 21 һәм 22 февральдә фестиваль гала-концертлар белән тәмамланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2