news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Шәйхиева: “Вузларда татар телен саклап калу һәм үстерү юлларын билгеләргә тиешбез”

“Без бүген Россия Федерациясе хокукый кырында яшибез һәм шул шартларда эшлибез. Шушы шартларда татар телен өйрәтүне, татар телендә укытуны ничек дәвам итәбез – безгә шул хакта сөйләшергә кирәк”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетының Татарстан хал

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без бүген Россия Федерациясе хокукый кырында яшибез һәм шул шартларда эшлибез. Шушы шартларда татар телен өйрәтүне, татар телендә укытуны ничек дәвам итәбез – безгә шул хакта сөйләшергә кирәк. Моннан берничә ел элек без татар мәктәпләрен үстерү түгел, ә саклау дигән сүзне без ачыктан-ачык әйтә башлаган идек. Вузларга килгәндә, без анда татар телен укытуны саклап калу һәм үстерү юлларын да билгеләргә тиешбез”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинеты Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева. Казан дәүләт технология университетында узган “Техник югары уку йортларында икетеллелекне тормышка ашыру проблемалары һәм перспективалары” дип аталган өченче республика вузара семинар вакытында.

Әлеге семинар ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан дәүләт технология университеты белән берлектә оештырылды.

Алдагы елларда семинарда Казан шәһәрендә урнашкан уку йортлары гына катнашкан булса, быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бөтен республикадан мәгариф бүлекләренең һәм мәгълүмати-методик үзәкләрнең милли мәгариф мәсьәләләре өчен җавап бирүче белгечләре дә чакырулы иде.

Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, вузларның кайберләрендә татар теле факультатив рәвештә дә, 40-70 сәгать күләмендә дә, кайсыларында ике ел да укытыла. “Укытучылар “без әле булган мөмкинлекләрдән файдаланып эшләп киләбез”, дип әйтә. Дөрес, кайбер уку йортларында сәгатьләр саны кими. Мәсәлән, Казан дәүләт финанс-икътисад институтында татар теленә факультатив дәрескә утыздан артык кеше йөри. Һәрбер вузның үз үзенчәлеге бар”, - диде ул.

Бүген семинар узган Казан дәүләт технология университеты базасында ике телдә укыту кафедрасы эшләп килә. Әлеге кафедра 5 белгечлек буенча студентларга ике дәүләт телендә белем бирә. “Россия югары мәктәбендә барган үзгәрешләр һөнәри белем бирүне күпбаскычлы итеп оештыруны таләп итә. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек югары квалификацияле, конкурент булырлык белгечләр әзерләү университеттагы төп мәсьәләләрнең берсе. Беренче баскыч буенча һөнәри белем алучы студентларны татар теленә өйрәтү заман таләпләренә җавап бирергә тиеш”, - дип белдерә кафедра укытучылары.

Казан дәүләт медицина университетында исә дәвалау факультетларныда татар телен камилләштерүче төркем студентларының сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Социаль эш факультеты студентлары үз белгечлекләренә караган терминнарны өйрәнәләр.

А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Радиоэлектроника һәм телекоммуникация институтында татар теле, студентларның белем дәрәҗәсеннән чыгып, рус һәм татар төркемнәрендә укытыла, дәресләр биш семестр дәвамында алып барыла. КДТУда татар телен укытучысы А. Биктимерова сүзләренчә, укыту программаларының елдан-ел камилләшүе, яңа дәреслекләр төзелү укучыларның шактый әзерлекле булуына китерә. Күптән түгел генә техник уку йортлары өчен электрон татар теле дәреслеге әзерләнгән. Аны теләсә кайсы техник уку йорты студенты куллана ала, моның өчен бары тик техник мөмкинлекләрнең булуы гына шарт.

Билгеле, югары уку йортларында татар теле укытучыларны һәм предметларны туган телдә алып баручыларны борчыган проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, бүген Казан дәүләт техник университетыннан профессор Гали Даутов укучыларның Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә тапшыруга борчылуын белдерде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Гөлия Мусина хәбәр иткәнчә, бу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә тормышка ашырыла.

Ф. Шәйхиева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта алдагы 10 елга “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”ның яңа редакциясе эшләнә. Анда соңгы вакытта мәгарифтәге үзгәрешләр исәпкә алыныр дип көтелә. Вуз укытучылары да аны эшләүдә катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100