Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәррахов Миңнехановны яңадан сайлау турында: Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары алга!
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның көзендә республика җитәкчесен сайлауларда тәкъдим ителүен хуплады.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Ил башлыгының киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны президент сайлауларында яңа срокка тәкъдим ителүен хуплавы билгеле булды. Шушы киңәшмәдән соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Instagram һәм Facebook социаль челтәрләрендә постлар урнаштырды.
«Көчле, ышанычлы, үзебезнеке! Бары алга!» - дип язган ул Рөстәм Миңнехановны хуплап.
Фәррахов шулай ук Covid-19 коронавирусына каршы республикада кабул ителгән көрәш чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
«Татарстанда билгеләнә торган оештыру чаралары, өстенлекләр, әлбәттә, башкаларныкына караганда күпкә нәтиҗәлерәк эшли. Шуңа күрә Татарстан керткән барлык чаралар да нәтиҗәле булды, үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Алар, гомумән алганда, халык тарафыннан нормаль кабул ителде, бу да бик мөһим, һәм үз нәтиҗәсен бирде», – диде ул «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз