news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Яхин: Илдәге беренче автономия – Төркестанга татарлар нигез салган

1917 елда төзелгән Төркестан автономиясе хөкүмәте хәрби советы рәисе Мәһди Чанышев татар кешесе булган.

Фәрит Яхин: Илдәге беренче автономия – Төркестанга татарлар нигез салган
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Советлар Союзындагы беренче автономия Төркестан һәм аңа татарлар нигез салган. Филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, профессор Фәрит Яхин Бөтендөнья татар конгрессындагы “Ирек мәйданы” бәхәс клубында шул хакта белдерде.

“Беренче төзелгән автономияле республика дип Башкортстанны бездә күп сөйлиләр. Әмма Лирон Хәмидуллин (Язучы - ТИ) язып та чыкты бу турыда. Беренче автономия республикасы ул – Төркестан республикасы. Һәм анда аның башлыклары татарлар. Без тарихны читтә калдырырга тиеш түгелбез”, - диде Фәрит Яхин.

Профессор бу хакта тарихка карашның үзгәрүенә мисал буларак әйтте. Аның әйтүенчә, туксанынчы елларда тарихи вакыйгаларга төрлечә мөнәсәбәт белдерелә. “Тарихи чыганакларга мөнәсәбәттә тулысынча үзгәрешләр бара. Бу бездә генә түгел, бу Европада да, рус галимнәре арасында да һәм татар дөньясында да”, - диде ул.

Фәрит Яхин әйтүенчә, тарихи чыганакларны өйрәнергә кирәк. “Шул ук “Тәфтәри чыңгызнамәне”, шул ук “Тарихи Болгария”не яки бүтән тарихи чыганакларыбызны гына түгел, бик күбесен яңадан өйрәнергә туры килә”, - диде ул.

  • Төркестан автономиясе – 1917 елның 28 ноябреннән 1918 елның 22 февраленә кадәр хәзерге Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстан төрриторияләрендә булган, Россия империясе тарафыннан танылмаган дәүләтчелек. Аның җитәкчеләреннән Шаһислам (Солтан) Шаһиәхмәтов ( министр рәис урынбасары вазифасында), Мәһди Чанышев (Хөкүмәтнең хәрби советы рәисе) татар булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100