news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Уразаев Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыенын булдырырга тәкъдим итте

Сентябрьдә Томск шәһәрендә узачак Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Татар бистәләре тарихына багышланачак.

Фәрит Уразаев Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыенын булдырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыены барлыкка килергә мөмкин. Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев фикеренчә, Томскида татар төбәк тарихчылары форумын уздыруның нәтиҗәсе шуңа этәргеч бирергә тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы 12-13 сентябрьдә Томск өлкәсе Томск шәһәрендә үтәчәк. Быел ул Татар бистәләре тарихына багышлана. Фәрит Уразаев анда Татар бистәләренең гасырлар дәвамында милли капиталны саклауга өлеш кертүе турында доклад ясаячак.

“Татар бистәләре тарихына багышланган аерым китап юк. Бу тема ныклап өйрәнүгә лаек. Халкыбызның тормышында зур роль уйнаган 40лап Татар бистәсе билгеле. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә электән Татар бистәләре барлыкка килгән. Алар милләтнең рухи, мәдәни, икътисади үзәге булган. Бу тарихи һәйкәлләрне саклап калырга тырышырга кирәк, чөнки, кызганычка, алар юкка чыгып бара”, - диде Фәрит Уразаев.

Ул киләчәктә Татар бистәләрен өйрәнүчеләр җыены барлыкка килер һәм Иртыш буе татар авыллары Сабан туйлары оештырыла башлар дигән өметен дә җиткерде.

“Россия төбәкләрендә Сабан туе кебек милли бәйрәмнәр, милли-мәдәни һәм эшлекле форумнар уздыру беркайчан да эзсез калмый. Алар төбәкләрдә яшәүче татарларны активлаштыра. Томскидагы форум да Иртыш буе татарларын берләштерүгә этәргеч булачак”, - дип ышанычын белдерде Фәрит Уразаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100