news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Уразаев: Татар авылларындагы затлы кара җирнең буш ятуы — зур фаҗига

Авылда җир эшләсә, авылны саклап калып була, ди ул.

(Казан, 16 март, «Татар-информ, Гөлүзә Ибраһимова). Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев авыллардагы җирләрнең күп өлеше кулланылышта булмавын әйтте.

«Авыл эчендәге җир эшләсә, авылны саклап була. Бүгенге көндә авыл җирлегендәге 80 процент җир эшләми. Кара туфрак — дөньядагы иң кыйммәт, затлы әйбер. Татар авыллары эчендә иң кыйммәт җир, ул буш ята. Бүген без авыл җирендәге җирләрне эшләтә алмыйбыз. Бу — зур фаҗига», — диде ул.

Бакчачылык тармагындагы проблемалар X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгында күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot