news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Уразаев: Шыгырдан халкының үз бәласе – алар кредитка чумган

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе вәкиле татар авылларына яңа технологияләр җитми дигән фикердә.

(Чуваш Республикасы, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Шыгырдан кебек татар авыллары сирәк очрый. Аларны ныклап өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта проблемалары булуын да яшерергә ярамый. Чуваш Республикасында “Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” темасына уздырылган “Шыгырдан сөйләшүе” VII авыл икътисад форумына йомгак ясап, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

“Бүген төп шигарь авылның тотрыклы үсешенә кагылышлы булырга тиеш. Чөнки көн саен бер-ике авыл юкка чыга бара. Кешеләрнең җирдә яшисе килми. Бу ялкаулык билгесе дә түгел. Россиядә яшьләр шәһәргә йөз, Европага юнәлеш ала. Ә бит җир – төп байлык. Ул Россиядә стратегик ресурс та. Димәк, авыллар бетү белән бергә, үзенең стратегик чималы белән Россия дә юкка чыга”, – ди Фәрит Уразаев.

Ассоциациянең башкарма директоры сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлештә системалы һәм конкрет эш алып бара. Россия татар авыллары ассоциациясен булдыру, үрнәк авылларны күргәзмә-әсбап буларак күрсәтүгә йөз тоткан Бөтенроссия авыл Сабан туйлары уздырылу шундый эшләрдән санала, диде ул.

“Авылның дүрт төп байлыгы бар – җир, су, халкы һәм тарихы. Бер генә элементның юкка чыгуы да аның таралуына китерә. Бүген татар авылларының тарихына да игътибар кирәк. Ул авыл тарихы гына түгел, ә җир тарихы да. 10-15 елдан татар халкы җирсез калырга мөмкин. Ә җирсез милләт халык булып кына калачак. Бүген җирнең кыйммәте бар. Ләкин аны махсус төшерделәр. Биш ел вакыт узу белән җир иң кыйммәтле әйбер булачак. Авыл бетә, ә җиргә хуҗа табылачак”, – ди Фәрит Уразаев.

Аның сүзләренчә, иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырданда да проблемалар бар. Иң зур бәла – аларның зур суммада кредитта утырулары, ди Фәрит Уразаев.

“Дин тарафыннан бу тыелса да, Шыгырдан халкы кредитка "чумган". Кызганычка каршы, дәүләт тә кредиттан баш тартучыларны яратмый. Алар “начар кеше”гә әйләнә. Ә зур кризис була икән кредитта утыручы Шыгырдан халкы банкротка әйләнә. Авылларга, шул исәптән Шыгырдан эшмәкәрләренә дә, модернизация, барлык җитештерү тармагына да технологияләр кертү һәм товарны арадашчыдан башка гына дөнья базарына чыгару өстендә эшләргә кирәк, – диде “Татар-информ”га Фәрит Уразаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100