news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхаммәтшин Президент советы составына керде

Советның төбәк бүлегенә губернаторлар, Россия субъектларының канун чыгару органы рәисләре һәм муниципаль берәмлек вәкилләлләре кергән.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча яңартылган Советның төбәк бүлегенә кертелде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге.

«Россия Федарециясе Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Совет һәм әлеге Советның президиум составын раслау турында» боерык хокукый мәгълүмат рәсми интернет порталында урын алган.

Советның төбәк бүлегенә губернаторлар, Россия субъектларының канун чыгару органнары рәисләре һәм барлык федераль төбәк муниципаль берәмлек вәкилләре кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot