news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшинны яшь сәясәтчеләр тәрбияләү проектында остаз булырга чакырдылар

Татарстанда «ПолитСтартап» проекты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда алдан тавыш бирү процедурасы кысаларында эшләячәк.

Фәрит Мөхәммәтшинны яшь сәясәтчеләр тәрбияләү проектында остаз булырга чакырдылар
tatarstan.er.ru

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшинга яшь сәясәтчеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән «ПолитСтартап» партия проектында остаз булырга тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Бүген проектны презентацияләү барышында әйтелгән тәкъдимне Фәрит Мөхәммәтшин хуплаган. «Мин моңа бик җитди карыйм, чөнки бу яңа формаларның берсе. Проект яңа талантларны ачарга һәм безнең республика яшьләрен актив сәяси һәм социаль тормышка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул. Презентациядән соң Фәрит Мөхәммәтшин «Мин-ПолитСтартап остазы» дигән язма белән фотога төште.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев хәбәр иткәнчә, Татарстанда «ПолитСтартап» проекты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда алдан тавыш бирү процедурасы кысаларында эшләячәк. Проект яшь кандидатларга агитация кампаниясен үткәрү, дебатларда уңышлы чыгыш ясау, партия командасының бер өлеше булу мөмкинлеге бирәчәк.

  • «ПолитСтартап» –«Бердәм Россия»нең кадрлар проекты. Быел проект илнең 36 төбәген колачлаган. «ПолитСтартап» проекты старты икенче агымын игълан иткәннән соң, 2,5 меңнән артык гариза бирелгән инде. Шуларның йөздән артыгы Татарстан Республикасы вәкилләреннән килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100