news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр

Республика парламенты башлыгын документлар белән Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырды.

Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу һәм никах документларын архивта күрсәттеләр
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бүген Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе архивында Эчке эшләр министрлыгының гражданлык хәле актлары бүлегенең туу турындагы һәм Әлмәт Башкарма комитетының никах теркәү турындагы документларын күрсәттеләр.

Республика парламенты башлыгын документлар белән Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырды.

Ведомство коллегиясе утырышына кадәр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе идарә архивында булды һәм архивларны цифрлаштыру һәм документларны электрон рәвешкә күчерү эше барышы белән танышты. Республикада бу эшне якындагы өч елда төгәлләргә планлаштыралар.

“ЗАГС документларын саклау срогы юк. Архивларда теләсә нинди документны табарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Шәвәлиева.

Бүген коллегия утырышында Фәрит Мөхәммәтшин "Үз гомеремдә икенче мәртәбә ЗАГСка килдем", дип әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot