Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды
Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен кайгыртуга өлеш керткән өчен тапшырылган
(Мәскәү, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия дәүләт эшлеклесе һәм дипломаты Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Очрашу Бәйсез дәүләтләр хезмәттәшлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлыкта узды. Фәрит Мөхәммәтшин агентлык белән 2008 елның ноябреннән идарә итә, дип хәбәр итә ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен кайгыртуда, халыкара даирәдә аның ролен һәм дәрәҗәсен күтәрүгә шәхсән өлеш керткәне һәм Фәрит Мөхәммәтшинның 65 яшьлеге уңаеннан тапшырылды. Очрашуда Тулы вәкаләтле вәкилнең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров һәм Тулы вәкаләтле вәкилнең урынбасары Алмаз Фәйзуллин катнашты.
Аерым алганда, хатта: “Күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге, Татарстан Республикасының тышкы элемтәләрен киңәйтүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез һөнәри бергәлектә талантлы дипломат, дәрәҗәле җитәкче буларак абруйга ия. Россиянең халыкара хезмәттәшлеген үстерү эшләре буенча, шул исәптә Бәйсез дәүләтләр берлеге кысаларында, чит илдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү – бу Ватан мәнфәгатьләрен кайгырту, бурычка һәм хезмәткә тугърылык үрнәге. Татар халкына карата күп кырлы эшчәнлегегез, хакимиятнең республика органнары элемтәләрен ныгыту һәм федераль структуралар белән идарә итүегез өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, җаваплы эшегездә уңышлар телим”, диелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз