news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшинга «Хезмәттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды

Оешма билгеләре белән җитештерү, фән, мәдәният, спорт өлкәсендә һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән кешеләр бүләкләнә.

Фәрит Мөхәммәтшинга «Хезмәттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга «Хезмәттәге казанышлары өчен» мактау билгесен тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Илдус Мостюков Татарстан парламенты башлыгына бөтенроссия иҗтимагый оешмасының югары бүләген тапшырды. Ул республикада нибары ике кешенең әлеге югары билге белән бүләкләнүен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мостюковка зур хәрәкәтчән эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук аңа нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге теләде. Мостюков узган ел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын алды.

«Татарстан Геройлары» оешмасы билгеләре белән җитештерү, фән, мәдәният, спорт өлкәсендә һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән гражданнар бүләкләнә.

Моннан тыш, аны яңа Россия үсешенә үз өлешен керткән иҗади хезмәт пропагандалистларына тапшыралар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot