news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде

Спикер журналистларның транспорт салымын арттыру, Татарстан Республикасында 2010 елда, федераль бюджеттан пенсиягә өстәмә алу өчен, пенсионерларның яшәү минимумын билгеләүгә кагылышлы

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент сессиясе тәнәфесе вакытында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде. Спикер транспорт салымын күтәрүгә кагылышлы закон проектына аңлатма биреп: “Бүгенге көндә Хөкүмәт бюджетны тутыру өчен төрле резервлар эзли. Без хәзерге шартларда бюджетның дефицитлы булачагын аңлыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Билгеле булганча, җитмәүчелек 13 млрд. сум күләмендә көтелә. Парламент башлыгы бу нисбәттән - транспорт салымын күтәргәндә - социаль яктан гадел булырга кирәклекне билгеләп үтте.

“Әгәр без иске, 21 нче “Волга” өчен ставканы 200 сумга арттырабыз икән, ярлы булмаган, машиналары 100-150 ат көчле кешеләр өчен транспорт салымы күпмегә күтәрелә? Әгәр алар мондый чит ил машиналары сатып алырга мөмкинлек тапкан икән, салым да тиешенчә булырга тиеш. Бу федераль закон тарафыннан куелган аскы һәм өске кысалар эчендә башкарылырга тиеш. Без әлеге эштә арттырып җибәрәбез дигән сөйләшүләр нигезсез. Киресенчә берничә ел дәвамында транспорт салымын арттыруны тоткарлап торабыз. Без законга төзәтмәләр ярдәмендә салымның гаделрәк булуына ирешербез дип уйлыйм. Мин һәрвакыт авыл җирендә яшәүчеләр өчен мотоциклның хәрәкәт итү чарасы гына түгел, гаиләсен туйдыру чарасы да булуын әйтеп килдем, аңа бу салымны түләү җиңел булмаячак. Без, Хөкүмәт белән уртак фикергә килеп, әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук журналистларның РФ Конституция суды Рәисе Валерий Зорькинның ТР Конституциясенең кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертүгә нисбәтле хатына кагылышлы сорауга җавап биреп: “Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең кушуы буенча, без республика парламентының Хокук идарәсе белгечләре белән бу эшкә тотындык”, - диде. Ул билгеләп үткәнчә, РФ Конституция суды Рәисе хаты төрле вариантларда эшләнгән. “Сүз бит суверенитет турында гына бармый, ул Татарстанның гамәлдәге Конституциясенең берничә нормасына кагыла. Бу – гражданлык, республикадагы хакимият чыганагы мәсьәләләре дә, 1, 3 нче һәм башка маддәләрдә күтәрелгән мәсьәләләр дә”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Анда булган мәгълүматлар буенча, В.Зорькин үз хатында искә алган төбәкләрдә дә эш җиңелдән түгел. “Мин коллегаларымнан сораштым: эш аларда да җиңелдән бармый”, - диде парламент башлыгы. “Аерым алганда, нәкъ менә “суверенитет” термины белән бәйле рәвештә сораулар кала”, - диде ул, РФ Конституция суды карарының фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтькә тотылуының очраклы булмавын искәртеп. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, дөньякүләм практикада бу төшенчә төрлечә аңлатыла, шул исәптән федерация субъектларының чикләнгән суверенитетка хокуклары таныла. Ул мисалга Германия, АКШ кебек илләрне китерде.

“Бәлки ул халыкара аңлаудагы “суверенитет” төшенчәсенә өстәмә рәвештә аңлатма кирәк булыр. Ул безнең ил сүзлекләрендә дә бар”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы шулай ук, федераль законнар нигезендә, РФ Конституция суды карарларын үтәү нисбәтеннән, хәзер РФ субъекты Конституциясен үзгәртү буенча тәкъдимнәрне кертү хокукына РФ субъекты башлыгы гына ия булуын искәртте. Бу республика Президенты белән өстәмә консультацияләр таләп итә, диде ул. “Без моңа әзер, әлеге мәсьәлә буенча аналитик эш инде тәмамланып килә”, - диде Ф.Мөхәммәтшин. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спикер шулай ук журналистларның Татарстан Республикасында 2010 елда, федераль бюджеттан пенсиягә өстәмә алу өчен, пенсионерларның яшәү минимумын билгеләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100