news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннарының мөһимлеген әйтте

“Журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннар булмау безне бизәми”, - дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннарының мөһимлеген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны әзерләү өчен бюджет урыннарны кайтару әһәмиятен әйтте. Моның өчен мөмкинлекләр табылачагына ышандырды. Бу хакта ул ТР Журналистлар берлегенең XIX съездында белдерде.

"Казан университеты каршында Журналистика факультеты – медиатармакны белгечләр белән тәэмин итүче. Журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннар булмау безне бизәми. Татарстан Хөкүмәте һәм ректор белән дә сөйләшәчәкбез, яңа мөмкинлекләр табылачагын ышандырып әйтә алам. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз. Үзебез ике, өч телле журналистлар кирәк дибез, үзебез шуны эшлибез", - диде Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә съезд барышында берничә тапкыр күтәрелде. КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары өчен бюджет урыннарны кайтару әһәмияте турында “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та әйтте.

“Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге президиумы КФУда журналистлар укытуга бюджет квоталар бүлеп бирү буенча федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш”, - дип белдерде Илшат Әминов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100