news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистлар деструктив процессларга каршы торырга тиеш

Парламент рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алдында торган бурычларны искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналистлар деструктив процессларга каршы торырга тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» агентлыгы журналистлары деструктив процессларга мәгълүмати каршы торуга аеруча игътибарлы булырга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия матбугаты көне белән тәбрикләвендә шулай дип белдерде.

«Фейк хәбәрләрне фаш итүдә актив эшләргә кирәк. Ничек эшләргә, фейкларга түгел, ә сезгә ышансыннар өчен ничек дөрес эш итәргә…» — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин 2022 ел төрле җитди вакыйгаларга бай булачагын искәртте. «Бу ел республика Президенты тарафыннан Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. „Татмедиа“ алдында тармакны цифрлаштыру буенча амбициоз бурычлар тора», — диде.

Аның фикеренчә, агентлык, тулаем алганда, бу бурычны хәл итеп китә. «Медиахолдинг, массакүләм мәгълүмат чаралары замана белән бергә атлый, социаль челтәрләрдә уңышлы эшлиләр, мультиплатформа юнәлешендә үсеш алалар. Республика җитәкчелеге ярдәме белән шәһәр-район редакцияләренең матди-техник җиһазланышы яхшыра», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар узачагын искәртте. Журналистларның быел шушы вакыйгаларны яктыртачагын әйтте.

Парламент рәисе каты көнкүреш калдыклары темасы буенча махсуслашкан журналистлар булсын иде дигән теләген җиткерде. «Илдә төбәкләрдә бу юнәлештә уңай тәҗрибә эзләгән идек, ләкин үзебезгә алырлык конкрет эш алымнарын тапмадык. Үз территорияңнең экологиясен саклау мөһим», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар, иҗади берлекләр белән эшчәнлек мәсьәләләрен карарга җыенуларын әйтте. «Юстиция министрлыгында 6,5 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Бу активны проблемаларны хәл итү өчен иң яхшы карарлар эзләүдә җәлеп итәргә кирәк. Иҗади берлекләр тулы көченә эшләп китсен иде. Дәрәҗәсе хакына төрле иҗади берлекләр үзара көрәшеп ятмасын, ә бердәм булсыннар иде», — диде.

Россия матбугаты көне хөрмәтенә ТР халыкларының Дуслык йортында узган тантанада хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булганнар арасында «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Атлас Гафиятов та бар иде. «Бүләккә лаек булу күңелле күренеш. Халыклар дуслыгы йортына да, оятыма каршы, килгәнем юк иде… Бәйрәмне шушы рәвешле оештырулары, журналистлар гаиләләрен, династияләрен дә зурлаулары ошады», — диде Атлас Гафиятов һәм үз улы «ТНВ»да «Таяну ноктасы» тапшыруын алып барганын искәртте.

«Журналистика үзгәрә. Хәзерге журналистика белән 80нче елгы журналистиканы чагыштырып булмый инде аны. Элек бит һәр сүзне кулдан җыеп утыра идек… Басма матбугат артка чигенсә дә, аларны бетәр дип уйламыйм, электрон варианта күчкән очракта да», — диде.

«Болгар» радиосы хезмәткәре Наилә Гыйбадуллина журналистның төп бурычы халыкка файдалы, объектив мәгълүмат җиткерү булуын әйтте. «Журналист нәрсәдер куам дип кенә эшләргә тиеш түгел, бер якны гына түгел, ә төрле карашларны күрсәтергә тиеш. Журналистика ул — минем яшәү рәвеше, балачактан журналистикага гашыйк. 20 ел журналистикада мин», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100