news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Журналист Елена Чернобровкина республика өчен тырыша иде

Татарстанда танылган журналистларның берсе булган Елена Чернобровкинага 70 яшь иде.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген 70 яшендә вафат булган танылган журналист Елена Чернобровкинаның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Республикабызның танылган журналисты Елена Чернобровкина вафат булуын хәбәр иттеләр. Без аны бик яхшы беләбез, ул тормышта бик актив кеше иде. Аның күп кенә мәсьәләләр буенча үз фикере булды, әмма республика мәнфәгатьләрен яклауга бар көчен куйды. Чернобровкина безгә җитмәячәк, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — диде Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Елена Николаевна Чернобровкина Татарстанда туксанынчы елларда иң күренекле журналистларның берсе булды. Ул берничә ел «Вечерняя Казань» газетасының әйдәп баручы авторы була, соңрак «Новая вечерка»да эшли. Ике меңенче еллар башында ул «Восточный экспресс» газетасында, аннары башка медиапроектларда мәкаләләр бастыра.

Озак еллар дәвамында ул «БИЗНЕС Online» газетасында журналист, шеф-мөхәррир урынбасары була, күп еллар дәвамында парламент хәбәрчесе булды.

Елена Чернобровкина журналистлык эшчәнлегеннән тыш, Елена Гурьянова псевдонимы белән китаплар язды. Фантастик детективлар жанрындагы үз әсәрләрен ул «ЛитРес» электрон китапханәсе сайтына урнаштыра иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot