news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин "Зенит" волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән котлады

Югары дәрәҗәдәге уен һәм тренер осталыгы иң югары бәягә лаек, диелә парламент башлыгы котлау телеграммасында.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекнога котлау телеграммасы юллады. Сәясәтче команданы кичә Белгородта Кемерово “Кузбасс”ын Россия Кубогы финал матчында җиңүе белән котлады. Бу хакта парламент башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Югары дәрәҗәдәге уен, команда рухы һәм уенчыларның тулы көчкә уйнавы, тренер осталыгы, барлык клуб әгъзалары тарафыннан куелган тырышлык иң югары бәягә лаек”, – диелә парламент башлыгы котлау телеграммасында.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук барлык клуб коллективына исәнлек-саулык, югары спорт нәтиҗәләре һәм истә калырлык яңа җиңүләр теләде.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы рәисе “Зенит” клубы президенты Рәфкать Кантюков исеменә дә телеграмма юллаган.

"Россия Кубогын җиденче тапкыр яулавыгыз белән безнең волейбол дружинасы ил волейболында алдынгы булуын күрсәтте. Нәкъ менә сезнең зур ярдәм, волейбол клубы җитәкчелегендә системалы эшегез, уенчыларның бердәм тырышлыгы бәрабәренә иң югары спорт казанышларына ирешү мөмкин булды. Данлыклы "Зенит" клубы уңышы җанатарлар өчен чын бүләк булды һәм Татарстан спортының югары дәрәҗәсен раслады”, – диелгән котлау хатында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100