news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында җиңү белән котлады

Татарстан спортчылары киеренке көрәштә искиткеч уңыш яулап, унынчы тапкыр Россия Кубогын алды.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчеләренә Россия Кубогы ярышларында Татарстан командасының җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентына җибәрелгән телеграммада Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан спортчыларының киеренке көрәштә искиткеч уңыш яулап, унынчы тапкыр Россия Кубогына ия булуларын искәртте.

«Нәкъ менә сезнең актив ярдәм һәм республикада спортны үстерүгә күрсәткән игътибарыгыз нәтиҗәсендә, иң югары казанышларга ирешергә мөмкин, — диелә телеграммада. — Бу титул җанатарлар өчен чын Яңа ел бүләге булды һәм „Зенит-Казан“ клубының ил волейболында лидерлыгын кабат раслады».

«Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка һәм команданың баш тренеры Алексей Вербовка юлланган телеграммада парламент башлыгы Татарстан спортчылары янә ил волейболында лидерлыкларын раслады, диде.

«Югары профессиональ уен һәм уенчыларның тулы көченә эшләве, тренерлык осталыгы, клубның бөтен командасы керткән зур хезмәт иң югары бәягә лаек», — дип билгеләп үтте ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100