Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейбол клубы җитәкчеләрен Россия чемпионатында җиңү белән котлады
«Республика сезнең талантыгыз, матур һәм көчле уеныгыз белән горурлана”, - диелгән котлауда
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” волейбол клубы җитәкчеләре – баш тренер Владимир Алекно һәм Рәфкать Кантюковка команданың Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.
Искәртеп үтик, кичә Татарстан командасы “Белогорье” командасы белән уенда җиденче тапкыр Россия чемпионы исеменә ия булды.
«Безнең команда тренерлар составының югары дәрәҗәдәге осталыгы, команданың тырышлыгы нәтиҗәсендә спортның югары казанышларына ирешү мөмкин булуын исбатлады. Татарстан волейболчылары бердәм, көчле рухлы һәм җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр.
Команда сезонны Россия чемпионатында триумфаль җиңү белән тәмамлады, беренче тапкыр алтын хет-трикны тәмамлады – Россия Кубогы, Чемпионнар лигасы, ә хәзер ил чемпионатында җиңү яулады! Республика сезнең талантыгыз, матур һәм көчле уеныгыз белән горурлана”, - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз