Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Президенты вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде
"Ул кешеләргә хезмәт итүне бурычы итеп санады", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутатлары исеменнән Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде. Ул Татарстандагы Үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе исеменә телеграмма җибәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
"Үзбәкстан Республикасы үсешенә бәһасез өлеш керткән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булды. Абруйлы сәясәтче, ул илдә социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән күп кенә идеяләр һәм эшләнмәләр авторы. Ул кешеләргә хезмәт итүне үз бурычы итеп санады. Туган Үзбәкстаны мәнфәгатьләрен кайгырта белде! Барысын да йөрәге аша кичерде. Ислам Абдулганиевичның изге эшләре, тормышта бу кеше белән аралашу бәхете тигән кешеләрне әле озак җылытыр", - дип билгеләп үтелгән кайгы уртаклашу текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз