news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Совет утырышында катнашучылар “РФ субъектларында инновацион эшчәнлекне үстерүне законнар белән тәэмин итү турында” дигән мәсьәлә турында фикерләште

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советының Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән эшләү Советы - Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.

ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Совет утырышында катнашучылар “РФ субъектларында инновацион эшчәнлекне үстерүне законнар белән тәэмин итү турында” дигән мәсьәлә турында фикерләште. Аерым алганда, төбәкләрдә предприятиеләрдә инновацион технологияләр кертү һәм үстерү өчен салым салуның ташламалы системаларын куллану мөмкинлекләре каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot