news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә район активы белән очрашты

Очрашуда халыкны борчыган сораулар да җиткерелде.

Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә район активы белән очрашты
Зәй офыклары

(Зәй, 10 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары"_). Кичә Зәйдә сәяси партиянең Татарстан бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  “Бердәм Россия” көне кысаларында район активы белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Проектның координаторы - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова Зәйдә проект кысаларында сигез мәйданчыкта оештырылган чаралар, аларда зәйлеләрнең актив катнашуы турында сөйләде.

Очрашуда халыкны борчыган сораулар да җиткерелде. Элекке автоагрегат заводында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионер эш урыннарының кимүенә борчылуын белдерде.

"Әмма алдынгы технологияләр шуны таләп итә, завод җитештерүдән чыгып түләгән салым хисабына яңа эш урынары булдырырга тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot