news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Үз гомеремдә икенче мәртәбә ЗАГСка килдем

Берсе – 1970 елда булса, икенчесе бүген.

Фәрит Мөхәммәтшин: Үз гомеремдә икенче мәртәбә ЗАГСка килдем
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген үз гомерендә икенче тапкыр ЗАГСка килүен әйтте. "Беренчесе 1970 елда, өйләнгәндә иде. Бүген дә дулкынланып һәм шикләнеп килдем", – диде ул. Искәртеп үтик, Татарстан Парламенты башлыгы бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

“Үз гомеремдә икенче тапкыр ЗАГСка килдем. Беренчесе 1970 елда өйләнгәндә булса, икенчесе бүген”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин үзенә сүз бирелгәч.

ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева чыгышыннан соң Парламент башлыгы үзе өчен билгеләп барган берничә пунктны телгә алып үтте.

“Гаилә – җәмгыятьнең төп көче булып килде һәм шулай булып кала да. Гаилә төзегәнсең икән, син үзең өчен генә түгел, икенче ярың өчен дә, балаларың өчен дә җаваплы. Тәрбия гаиләдән башлана. Әнә, Пермьдә нинди хәл килеп чыкты. Мәктәп укучысы пычак белән кизәнергә тиешме? Бу бит аңа гаиләдә тәрбия бирелмәгән дигән сүз. Гаилә мәхәббәт нигезендә төзелергә һәм тулы аңлашу белән гомер ителергә тиеш. Юкса, бер-берсен күрә алмаган кешеләрне кәгазьдә генә ир белән хатын итеп тотудан мәгънә юк”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук “гражданлык никахы”на карата да үз фикерен белдерде.

“Ничек инде документсыз гына, бер-береңә җаваплы булуыңны җәмгыять каршында теркәмичә, гаилә төзи алар? Мин моны хупламыйм. “Гражданлык никахы” белән яшәргә ниятләгән яшьләр белән ЗАГС хезмәткәрләре сөйләшергә тиеш, – диде ул.

Дәүләт Советы рәисе аерылышучылар саны күп булуына да борчылуын белдерде.

“Республикада гаилә ныклыгын күрсәтүче чаралар бик күп. “Мәрхәмәт”, “Нечкәбил” дисеңме, “Калынбил”ме, әмма аларның тәэсир көче югарырак булсын иде. Аларның барысы да гаиләнең кирәклеген, мөһимлеген искәртеп, тирәнрәк аңлатып торсын иде”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Искәртеп узыйк, бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырыш башланганчы Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең туу турындагы һәм никахлашу таныклыгының электрон күчермәсен күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100