Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы һәм Алабуга районнарында чираттан тыш сессиядә катнаша
Алабуга районы утырышында, Татарстан Дәүләт Советына сайлаудан соң, муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы һәм Алабуга районнарына барачак. Парламент башлыгы район Советларының чираттан тыш утырышларында катнашачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Өченче чакырылыш Алабуга муниципаль районы Советының кырык алтынчы сессиясе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Бу утырышта республиканың Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак. Моңа кадәр ул Алабуга бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, шул сәбәпле, муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен калдырырга тиеш.
Кадрлар үзгәреше Татарстанның башка районнарына да кагылырга мөмкин.
- Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узды. Яңа чакырылыш республика парламентына 100 депутат сайланды: иллесе республика сайлау округы буенча һәм иллесе бер мандатлы сайлау округлары буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз