news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады

"Берлекнең төп бурычы - туган телебезнең сафлыгын һәм рухи мирасыбызны саклау", - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады. Тәбрикләвен ул Корстон бинасында оештырылган тантаналы очрашуда җиткерде.

"Олы тантана, зур бәйрәм, тарихи очрашулар. Сезне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт Йорты исеменнән чын күңелдән котлыйм. Бердәм булып уңышлы хезмәт итәргә, көчле булып яшәргә язсын. Бу - мәдәни тормышыбызда зур вакыйга", - диде ул.

"85 ел дәвамында илебездә нинди генә чара булып узмады. Язучылар берлеге рәхәтен дә, михнәтен дә татыды. Туфан абый Миңнуллиннарны искә алып үтәсем килә. Аларның исеме хәтердә мәңгелеккә уелып калды. Ә хәзерге язучылар - аларның эшен дәвам иттерүчеләр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Язучылар берлеге Россиядә авторитетлы булуын искәртте. "Язучыларның 337 әгъзасы активта санала. Дәүләт берлек белән һәрвакытта да тыгыз элемтәдә тора. Депутат язучыларыбыз парламентаризм үсешенә зур өлеш керттеләр", - диде ул.

"Язучылар берлегенең төп бурычы - туган телебезне сафлыгын һәм рухи мирасыбызны саклау, баету. Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен әсәрләр аша халкыбызда җиткерүдә зур эшләр башкарылды, әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителде", - диде рәис.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Язучылар берлегенә юллаган Сәлам Хатын да укып үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100