Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләрнең волонтерлыкка тартылуы, чын күңелдән ярдәм итүе мөһим
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре партиянең I Социаль онлайн-форумында катнашты.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан өлкән яшьтәге татарстанлылар, яз көнендәге кебек үк, волонтерлар эшенә бик мохтаҗ, чөнки Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычы бик югары булып кала. Мондый фикерне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
«Эшне дәвам итәргә һәм илдә коронавирус булганда эшчәнлекне йомшартмаска кирәк. Татарстанда көн саен якынча 95 очрак теркәлә - республика өчен бу аз түгел. Башка төбәкләрдә кебек локдаун игълан итәргә мөмкин булыр иде, тик кешеләр эшсез кала алмый. Республикада безгә хәлне билгеле бер дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә торган баланс табылды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин I Социаль онлайн-форум мәйданчыгында.
Төбәк бүлеге секретаре партиянең җирле бүлекчәләре җитәкчеләренә волонтерлар эшенә ярдәм итүне дәвам итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
«Бердәм Россия» кебек бу эш белән шөгыльләнгән бер генә сәяси партия дә юк. Яшьләрнең бу хәрәкәткә тартылуы, ихлас күңелдән ярдәм итүе бик мөһим. Яшьләр – безнең актив, сәламәт, нык һәм аларга ярдәм итәргә кирәк, чөнки алар бик зур тормыш мәктәбе уза», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген «Бердәм Россия» мәйданчыгында партиянең I Социаль онлайн-форумы узды. Аның эшендә Россия Президенты Владимир Путин һәм партия рәисе Дмитрий Медведев, шулай ук илнең барлык төбәкләрендә җәелдерелгән «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре активистлары катнашты.
Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия»нең кайбер башлангычларын, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы аша пошлиналар түләүгә 30 процент ташлама гамәлдә булуын озайту, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү, рецептсыз җибәрелә торган даруларны онлайн-сатканда аптекаларга таләпләрне гадиләштерү һәм башка гамәлләрен хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз