Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин яшьләргә: Һәр тавыш мөһим һәм һәркайсы кирәк!
Дәүләт Советы рәисе республика яшьләрен Россия Президентын сайлауларда сәяси активлык күрсәтергә чакырды.
(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләрен Россия Президентын сайлауларда сәяси активлык күрсәтергә чакырды.
“Һәр тавыш мөһим һәм һәркайсы кирәк!” – шундый чакыру белән ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы вакытында яшьләргә мөрәҗәгать итте.
“Без бик җаваплы вакытта җыелдык – безне Россия Президентын сайлау буенча сәяси кампаниядән бары берничә көн аерып тора. Сүз алты ел дәвамында безнең илебезнең стратегия һәм тактика үсешен билгеләүче кеше турында бара”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул икътисади өлкәдәге гади булмаган бурычлар, социаль проблемалар белән эшли ала торган кешене сайларга кирәклеген билгеләп үтте.
Россия Президентына кандидат итеп сигез кеше теркәлүен искә төшерде. Парламент башлыгы яшьләргә әлеге очракта ориентлашу җиңел булмавын билгеләп үтте. “Әмма яшьләрнең роле, аларның активлыгы, конституцион бурычларын үтәүнең мөһимлеген аңлавы – бик актуаль. Без Татарстан яшьләренең сәяси активлыгын һәм сайлауларда үзләрен уңай яктан күрсәтүләрен телибез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз