news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр парламентта тәкъдим ителергә тиеш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Казанга бөтен Россиядән килгән яшь политтехнологлар форумында катнашучылар белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләр парламентта тәкъдим ителергә тиеш
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Яшьләр парламентта тәкъдим ителергә тиеш. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологлар форумында әйтте.

“Өлкән яшьтәгеләрне һәм яшьләрне бер-берсенә каршы куярга ярамый. Бу тәҗрибәле кешеләр һәм яшьләр өчен дә отышсыз дип уйлыйм. Парламентта яшьләр тәкъдим ителергә тиеш. Күптән түгел бездә квота буенча бәхәс туды. Генераль советтан 10 процент яшьләр булсын дигән боерык килә иде. Хәзер бу юк. Яшьләр дә квота булдырып аларның дәрәҗәләрен кысуны аңлагандыр дип уйлыйм. Болай эшләргә ярамый, без барыбыз да тигез”, - диде Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, яшьләрнең өстенлеге максатчан һәм креатив булуда. “Сез киләчәктә безнең тормышны камилләштерү буенча дебатларга һәм тәкъдимнәргә әзер булырга тиеш. Теләсә нинди очрашу, форум өчен кызыклы тема табарга кирәк, шул вакытта теләп киләчәкләр. Бу яшьләргә, ветераннарга һәм тамашачыларга кагыла торган яхшы тема булырга тиеш. Шул вакытта сез үз позициягезне белдерә аласыз”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Ул шулай ук Яшь политтехнологлар форумы Казанга Россиянең барлык субъектларыннан диярлек вәкилләр җыюы, 400дән артык яшьләрнең партия һәм сәяси тормыш проблемаларыннан тыш, социаль корылыш турында да ачык фикер алышуларын искәртте. “Бу безнең, Россия субъектлары җитәкчеләре өчен зур файда китерәчәк, ә яшьләр бер-берсе белән аралашудан зур ярдәм алачак.

3 апрельдән Казанда яшь политтехнологлар форумы уза. Чара “Бердәм Россия” партиясенең “ПолитСтартап” кадрлар проекты кысаларында оештырылды. Проектта яшь политтехнологлар – “ПолитСтартап”проектында катнашучылар, “Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе” төбәк штабы җитәкчеләре, медиаменеджерлар, агитаторлар һәм социологлар катнаша.

Программа нәтиҗәләре буенча 2019-2021 елларда сайлау кампанияләрендә кандидатлар белән эшләү өчен яшь технологлар берләшмәсе формалаштырылачак. Көзен Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100