Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: “Яшьләр җәмәгать палатасы — ТР Җәмәгать палатасына тиң ул”
ТР Дәүләт Советында V чакырылыш депутатлары каршында Яшләр җәмәгать палатасының беренче утырышы бара
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышы уза, аны палатаның элеккеге җитәкчесе Евгений Ефимов алып бара. 88 сайлап куелган вәкилнең утырышта 79 ы катнаша. Анда парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламент секретаре Лилия Маврина, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һ.б. бар.
Утырышта, иң элек, Яшьләр җәмәгать палатасының секретариаты сайланды.
Шулай ук, беренчеләрдән булып, узган чакырылыш каршында эшләгән Яшьләр җәмәгать палатасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы тарафыннан 13 утырыш уздырылнан. Әлеге палата инициативасы белән, спорт волонтерларын әзерләү һәм аларга дәүләт ярдеме күрсәтү максатыннан, эшче төркем булдырылган, яшьләрне наркотик матдәләр кулланудан саклау, наркотиклар әйләнешен контрольда тоту, психотроп матдәләрне тыю мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелгән. Яшьләр арасында экстремизм, терроризм сорауларына карата профилактика чаралары уздыру, яшьләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирләрендә яшәүче яшьләр өчен программалар булдыру һ.б. мәсьәләләре дә Яшьләр җәмәгать палатасы утырышларында күтәрелгән.
Евгений Ефимов, моннан тыш, хәзерге Яшьләр җәмәгать палатасының ничек формалашуы хакында да мәгълүмат бирде. Яшьләр оешмасының элеккеге җитәкчесе яңа формалашкан палатада балалар һәм яшьләр оешмаларының 43 вәкиле эшләячәген, бу исә яшьләр һәм Хөкүмәт арасында эшчәнлекнең ныгуына китерүен ассызыклады.
Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге Яшьләр җәмәгать палатасын булдыруны яхшы идея булуын һәм бу оешманың актив эшчәнлек алып баруын ассызыклады. “Мондый иҗтимагый оешма - Яшьләр җәмәгать палатасы эшчәнлеге ТР Җәмәгать палатасы эшчәнлегенә, яшьләр һәрәкәтенә тиң, - диде ул. - Сезнең инициатива һәм тәкъдимнәр аша бик күп закон инициативалары кабул ителде, яшьләргә кагылган мәсьәләләрне чишүгә, яшьләр арасында сәләтлеләрен күреп алырга, аларга үсәргә ярдәм итүгә ирештек”.
Яшьләр җәмәгать палатасының ролен, эшчәнлеген бик югары һәм мөһим булуын ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. "Шундый ышанычны аклавыгыз белән мин сезне котлыйм. Башкалардан өстен чыгуыгыз, үзегенең булдыра алуыгызны күрсәтә белүегез белән тәбрик итәм! Бу бик киңкырлы оешма. Фикер алышуда төрле каршылыклар да булыр, иң мөһиме - һәр мәсьәләне чишү юлын табарга кирәк. Бу сезнең иң зур максатыгыз", - диде ул үз чыгышында, яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүгенге утырышта Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе, аның урынбасары сайлап куелды. Шулай ук, палатаның комиссиясен булдыру, комиссия җитәкчесен, урынбасарын сайлау һ.б. сораулар карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз