news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологларга үзләрен күрсәтергә киңәш итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Казанда Яшь политтехнологлар федераль форумында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологларга үзләрен күрсәтергә киңәш итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологларга үзләрен күрсәтергә һәм яшьлекне җитешсезлек дип санамаска киңәш итте. Бу турыда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологлар форумында әйтте.

«Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе»нең Мәскәү вәкиле Фәрит Мөхәммәтшиннан өлкән яшьтәгеләрдән сайлау кампаниясен ничек отарга һәм сайлаучыларның ышанычын ничек акларга дип сорады. «Үзегез булып калыгыз, кешеләр сезнең ачык булуыгызны күрсеннәр, белемле булуыгызны аңласыннар. Үзегезне күрсәтергә һәм яшьлекне җитешсезлек дип санамаска кирәк. Яшьлек – ул сезнең өстенлегегез», – диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Ул яшьләргә сайлауларда гына түгел, ә тормышта да җиңүләрен теләде. «Үз алдыңа максат куйдыңмы – аның өстендә эшлә, шул ук вакытта уңышка ирешерсең, - диде ул. – Мин хезмәт баскычы, карьера турында әйтәм. Карьера үсеше нәрсә ул? Бу барыннан да элек үз өстеңдә эшләү».

«Татарстандагы 53 сәяси партиянең күбесе «Бердәм Россия» позициясе белән килешми. Мин шәхсән берни тәкъдим итмичә каршы чыгыш ясаган сәяси партияләрне кабул итмим. Мисал өчен, пенсия һәм чүп реформасы буенча. Син ничек нәтиҗәгә ирешергә телисең, әйт. Бәлки без синең тәкъдимеңнән закон чыгарырбыз. Дөрес түгел һәм кирәкми дип әйтеп була. Болай эшләү бу эш белән шөгыльләнүчеләргә карата хөрмәт булмауны күрсәтә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чарада Россиянең кырык төбәгеннән 400дән артык вәкил катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100