news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин яшь экологларга: Безнең бурыч – табигать сакчыларын үстерү

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экология буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь экологларга: Безнең бурыч – табигать сакчыларын үстерү
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, "Татар-инофрм"). Бүген республика Парламентында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөтенроссия экология олимпиадасы җиңүчеләре белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов та булды. 

Чарада, Республика олимпиада үзәге директоры урынбасары Айнур Закиров, "Танкодром" балалар иҗат үзәге җитәкчеләре Ирине Пименова һәм Әлфия Шамаева, үзәкнең педагогы Алиса Кузина, Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатларына лаек булдылар.

"Безнең максат – табигать сакчыларын, экологларны үстерү. Бу эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңларга тиешбез", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100