Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин яшь активистлар белән сәяси эш тәҗрибәсен уртаклаша
Казанда 3 апрельдән яшь политтехнологларның Федераль мәгариф форумы уза.
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “ПолитСтартап” федераль проектында остаз буларак катнаша. Парламент җитәкчесе “сорау-җавап” рәвешендә яшь активистлар белән тәҗрибә уртаклаша. Бу турыда “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
“Партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшь политехнологлар форумында “Политстартап” федераль проектының остазы буларак катнаша”, - диелгән хәбәрдә.
Казанда 3 апрельдән яшь политтехнологларның Федераль мәгариф форумы уза. Ул Казанда бөтен илнең яшь активистларын берләштергән чара “Бердәм Россия”нең “ПолитСтартап” кадрлар проекты кысаларында оештырылган.
Проектта Россиянең сайлау кампанияләре узачак 40 төбәгеннән 450дән артык вәкил катнаша. Алар яшь политтехнологлар – “ПолитСтартап”проектында катнашучылар, “Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе” төбәк штабы җитәкчеләре, медиаменеджерлар, агитаторлар һәм социологлар.
Мәгариф программасына лекцияләр, мастер-класслар, танылган сәясәтчеләр, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм медиабелгечләр белән мастер-класслар кертелгән.
Программа нәтиҗәләре буенча 2019-2021 елларда сайлау кампанияләрендә кандидатлар белән эшләү өчен яшь технологлар берләшмәсе формалаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз