news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды

Ассамблеяның IV хисап-сайлау конференциясендә Совет рәисен яңадан сайлау турында карар кабул ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Фәрит Мөхәммәтшин янә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды. Бүген Казанда Ассамблеяның IV хисап-сайлау конференциясендә күпчелек тавыш белән шундый карар кабул ителде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Ул моңа кадәр дә башкарган иҗтимагый эшчәнлекнең әһәмиятен яхшы аңлавын искәртте.

«Алдагы өч елда да шулай ук нәтиҗәле эшләрбез һәм уңышларга ирешербез дип уйлыйм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100