Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть»нең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада булды
Нефть сәнәгате идарәсе 1969 елның гыйнварында төзелә, узган елларда идарә коллективы тарафыннан 72 млн тоннадан артык нефть чыгарылган.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). «Татнефть» бүлекчәләре хезмәткәрләре «кара алтын»ны табып кына калмый, территорияләрендә эшли торган районнар үсешенә дә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада әйтте.
Тантаналы җыелышта катнашучыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләп, парламент җитәкчесе соңгы биш елда «Ямашнефть»нең «Татнефть» ГАҖ составында иң эре, заманча һәм алдынгы идарәләрнең берсе булуын искәртте.
«Бүген «Татнефть» җитәкчелегенә планлы-зыянга эшләүче предприятие төзүгә Хөкүмәт ризалыгын алу өчен нинди хезмәт куярга кирәклеген күз алдына китерүе кыен», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть»нең берничә буыны зур территорияләрне үзләштерде, яңа чыганаклар ачты, яңа ягулык-энергетика комплексының транспорт һәм җитештерү инфраструктурасын нульдән башлап булдырды, нефть чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертте, диде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Александр Мордвинцев, Галина Ибраһимова, Виктор Коновалов, Александр Рыжиков һ.б. ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Алар нигез салган традицияләрне бердәм коллектив, үзенең көчле профессиональлеге белән дәвам итә. Сез нефть чыгарудан тыш, традиция буенча территориядә эшләүче районнарның социаль үсешенә зур өлеш кертәсез», – диде республика парламенты җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республиканың нефть сәнәгате үсешенә 1985 елдан бирле «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Виктор Смыков зур өлеш керткән. «Бу искиткеч кеше, талантлы оештыручы, белемле һәм креатив профессионал, парламентның актив депутаты», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин котлавын тәмамлагач, «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе киләчәктә дә республика икътисадына лаеклы өлеш кертеп, шулай ук ышанычлы һәм тотрыклы үсәчәк, дип өметләнүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз