news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Ямалда безнең ватандашлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар

Татарстан парламент делегациясе Ямал-Ненец автоном округында төбәкнең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Ямалда безнең ватандашлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Ямалда татарлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ямал-Ненец автоном округына эш сәфәре вакытында сөйләде, дип яза республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан парламент делегациясе ике көнлек визитында Төньяк җирле халыкның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышты һәм төбәкнең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

“Ямалда безнең ватандашларның тату яшәүләрен күрдек, туган телләрен беләләр һәм сөйләшәләр, аны саклыйлар, - диде Мөхәммәтшин. – Безнең илдә яши торган халыкларның күп теллеге һәм күп төрле мәдәнияте кадерле, һәр халыкны хокуклары һәм мөмкинлекләр белән тәэмин итәргә кирәк дип саныйбыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин Ямал-Ненец автоном округы парламентарийларын республика парламенты эше белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

  • Ямал-Ненец автоном округында 30 меңгә якын татар яши, аларның 3 меңнән артыгы – Салехардта. Татар җәмгыяте вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чараларында актив катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100