Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин яңа Премьер-министр хакында: Ул – җаваплы, тиешле дәрәҗәдә компетентлы
Парламент тарафыннан республика Премьер-министрын билгеләү — ул гадәти хәл түгел, дип бәя бирде Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Парламент тарафыннан республика Премьер-министрын билгеләү – ул гадәти хәл түгел, дип бәя бирде Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген парламентның 27 нче утырышыннан соң уздырылган матбугат очрашуы барышында.
“Без элеккеге Премьер-министрга 7 еллык хезмәте өчен рәхмәтебезне җиткердек. Бүген депуталар аның урынына Алексей Валерьевич Песошин кандидатурасын хуплады. Ул әзерлекле кеше, Илдар Халиков, хәзерге Президент белән 3 елдан артык эшли. Иң мөһиме ул җаваплы, тиешле дәрәҗәдә компетентлы. Шунысы да мөһим: ул министрлыклар, идарә тармаклары белән ни рәвешле идарә итүгә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнүгә вакытын әрәм итмәячәк. Беренче бурычлар – эш барышында – республиканың гомуми икътисади хәленә, “2020-2030” стратегиясенә бәйле рәвештә килеп туа. Билгеле инде, аның тәҗрибәсен исәпкә алып, депутатлар, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә басым ясады. Бу һәр кешегә бәйле, резонанслы мәсьәләләр”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент рәисе шулай ук банк өлкәсендә булган мәсьәләрне дә хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз