news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин яңа форматта тавыш бирүнең уңай якларын атады

«Онлайн яки сайлау участогына килеп тавыш бирү мөмкинлеген таба алуыбыз бик әйбәт», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа форматта тавыш бирүнең уңай якларын атады
Солтан Исхаков

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен яңа форматта тавыш бирүнең уңай яклары һәм авырлыклары булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә әйтте.

«Моңа кадәр тавыш бирү бер көн генә булды. Быел билгеле сәбәпләр буенча, ул бер атнага сузылды. Яңа форматның уңай яклары һәм авырлыклары булды. Онлайн яки сайлау участогына килеп тавыш бирү мөмкинлеген таба алуыбыз бик әйбәт», — диде Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы Рәисе эшнең март аеннан башлануының уңай ягын атады. «Халык кызыксынып, үз-үзенә җавап табарга мөмкинлек туды. Өч ай вакытында халык барысын да аңлады, 80 процентка якын халыкның тавыш бирүе шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100