news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Яңа елны өйдә гаиләм белән каршы алачакмын

Дәүләт Советы Рәисе, 2022 ел тынычрак булсын иде, дип теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Яңа елны өйдә гаиләм белән каршы алачакмын
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа елны өйдә гаилә мохитендә каршы алачагын әйтте.

«Гадәттәгечә, Яңа елны гаилә белән каршы алачакмын. Россия һәм Татарстан Президентлары тәбрикләүләрен тыңлаячакбыз. Аннары җылы киенеп, сәгать беренчеләр киткәч, урамга чыгып, күршеләрне котлап, бер-беребезгә иминлек, сәламәтлек телибез һәм өйләргә таралышабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда.

«Яңа елны һәрберебез өмет белән көтә. Аллаһка шөкер, монысы үтеп китте, үзебез дә, туганнарыбыз да исән-имин… 2022 ел тынычрак булсын, халыкка аралашырга, очрашырга, эшләргә мөмкинлек бирсен иде», — дигән теләктә калды парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 2021 елда эше тотрыклы барганын узды. Республика буенча йөрүләр, халык белән очрашулар булды, диде.

«Ел авыр булды, җайлы гына бармады. Президент, Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә пандемия белән бәйле карарлар кабул ителде. Транспортта QR-кодлар керткән бердәнбер төбәк тә булдык. Сораулар күп булды: „ник алай эшлисез, кая карыйсыз?“ Мин „сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген кайгыртып“ дип җавап яздым», — диде.

«Күпләр бит аңламады. Бүген дә әле прививка ясатканнар 70 проценттан әз генә артык. Тагын 300 мең кеше вакцинация узмаган, һаман күндерә алмыйбыз», — диде Фәәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot