news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатларга таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды

Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узды.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатларга таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырды
Александр Эшкинин

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш парламент депутатларына вакытлы таныклыклар, күкрәк билгеләре һәм портфельләрен тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин төрле сәяси партияләр вәкилләрен һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләрне җиңүләре белән котлады һәм «2019 елгы сайлау марафонын» югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Алтынчы чакырылыш парламенты бу катлаулы заманда җаваплы бурычларны хәл итәргә сәләтле булыр дип ышанам. Безнең төп максат - халыкның наказларын үтәү», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» парламентта күпчелекне саклап калды, башка сәяси партия вәкилләре дә ярдәм алды, дип искәртте. «Бу безне сөендерә. Партия һәм башка алымнарга карамастан, без барыбыз да сайлаучыларга хезмәт итәчәкбез. Алар бездән шуны көтә.

Республиканы үстерү һәм һәр кеше проблемасын хәл итү буенча актуаль мәсьәләләрне башкарырга тиешбез. Без, төрле сәяси партия вәкилләре, теге яки бу законнар буенча максатларга ирешү юлларын эзләячәкбез. Алда - безнең өчен тавыш бирүчеләр ышанычын аклау буенча җитди һәм җаваплы эш», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук депутатлардан парламент комитетлары һәм Дәүләт Советы утырышларында актив катнашуларын сорады. «Дисциплина һәм тәртип беренче көннән үк тәэмин ителсен иде. Безнең республика кешеләре өчен килешеп эшләргә чакырам», - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100