news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында локаль сугышта катнашучылар истәлегенә чәчәк салды

Татарстан Парламент җитәкчесе Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел уңаеннан оештырылган митингта катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында локаль сугышта катнашучылар истәлегенә чәчәк салды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Яңа Чишмә районында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин локаль сугышта катнашучылар истәлегенә чәчәк салды. Бу турыда республика Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды. Анда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган митингта катнашты. Ул районда яшәүчеләр белән бергә сугыш кырыннан кайтмаган солдатларны искә алды.

«Бүген бөтен ил шул еллар вакыйгаларын, һәлак булганнарны искә ала. Безнең бурыч – яшь буынга зур бурычын үтәгән, батырлык күрсәткән солдатлар турындагы истәлекләрне җиткерү. Иң мөһиме –хәзер бик үк тыныч булмаган дөньяды яңа корбаннар булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин митингта.

Әфганстан территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә Яңа Чишмә районыннан 43 кеше катнашкан. Аларның бишесе һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100