Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе вазифасына тәкъдим ителде
Республика парламентына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент тавыш җыеп җиңү яулады.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш республика парламенты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителде. Шул хактагы карар бүген партиянең төбәк бүлеге конференциясендә кабул ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте. «Фәрит Мөхәммәтшин бик тәҗрибәле сәясәтче һәм лидер, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм», - диде Афанасьев. Конференция барышында Спас районы башлыгы Камил Нугаев кандидатурасы да күрсәтелде.
Конференциядә катнашучылар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре кандидатурасын хуплады. Мөхәммәтшин исә үзенең оппоненты өчен тавыш бирде. «Мин Камил Нугаев өчен тавыш бирәм», - диде ул бюллетеньне урнага төшергәндә.
- 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советына сайлаулар узды. Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 72,4 проценты - «Бердәм Россия», 10,7 проценты — КПРФ, 3,96 проценты - «Гадел Россия», 3,79 проценты — ЛДПР, 3,65 проценты «Россия коммунистлары» партиясе өчен тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз