Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак
«Эшне комитетлар аша уздыру яки башкарма хакимият вәкилләре кергән аерым эш төркемен булдыру мөмкинлеге карала», — диде Дәүләт Советы Рәисе.
(Казан, 2 июль, «Татар информ», Гөлүзә Ибраһимова). Яңа Конституцияне Россия Федерациясе Президенты имзаланганнан соң йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
«Яңа Конституция Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланганнан соң йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак. Аның өчен, һичшиксез, күп вакыт һәм тирән эш тәлап ителә», — ди Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентларына, шул исәптән ТР Дәүләт Советына да, гамәлдәге законнарны яңартылган Конституциягә туры китерү буенча зур эш башкарырга кирәк булачагын әйтте.
Мөхәммәтшин алда эшнең күп булуын искәртте. «Гамәлдәге законнарга төзәтмәләрне оператив рәвештә бергәләп кертү өчен берничә вариант карала. Эшне комитетлар аша уздыру яки башкарма хакимият вәкилләре кергән аерым эш төркемен булдыру мөмкинлеге карала», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз