news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Волейбол федерациясенең бурычы - хөкемдарлар институтын торгызу"

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Чаллыда Татарстанның Волейбол федерациясе Башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда Татарстанның Волейбол федерациясе Башкарма комитетының күчмә утырышында федерация башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Волейбол федерациясенең төп бурычы булып хөкемдарлар институтын яңадан торгызу тора, дип җиткерде. Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, тренерлар, спорт ветераннары, Татарстан шәһәрләрендәге спорт оешмалары җитәкчеләре катнашкан.

Киңәшмәне ачып Фәрит Мөхәммәтшин волейболның һәркем катнаша алырлык һәм ул чаллылыларның яраткан спорт төре булуын билгеләп үтте.

«Чаллыда 190 меңләп кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Безнең эшебез шәһәрдә волейбол үсешенә дә этәргеч бирер дип уйлыйм. Без Кама һәм Мәләкәс елгалары яр буйларында волейбол белән шөгыльләнү өчен мәйданнар ясарга ниятлибез», – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

Автошәһәрнең Физкультура һәм спорт идарәсенең волейбол буенча эшчәнлеге хакында доклад белән идарә җитәкчесе Наталья Безрукова чыкты. Ул шәһәр халкында популярлык буенча волейболның бишенче урын тотуын әйтеп узды. Әлеге спорт төре белән 1997 кеше шөгыльләнүен җиткерде. Матди-техник база ягыннан караганда, шәһәрдә 102 волейбол мәйданчыгы бар. Шулардан 25се 2013- 2016 елларда республика программасы буенча төзелгән. Моннан тыш, шул максаттан җиһазландырылган 57 спорт залы исәпләнә. Һәр елны шәһәрдә волейбол буенча 20дән артык ярыш үтә. Волейбол барлык Спартакиада программаларына кертелгән, алар җәмгысе алтыга җитә.

Искәртеп үтик, 2016 ел Татарстанда Балалар волейболы елы дип игълан ителгән иде. Үз чыгышында Балалар волейболы комитеты рәисе Рафик Морзаков Чаллыда бары бер – 11 нче спорт мәктәбенең волейбол буенча дәресләр үткәрүгә махсуслашкан булуын җиткерде. Биредә күрсәткечләрне яхшырту өстендә эшлисе барын, тренерларның квалификациясен күтәрү, республика ярышларында катнашу кирәклеген әйтеп китте ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны йомгаклап, бүгенге сөйләшү волейболга кызыксынуны арттыруга уңай тәэсир ясарга тиеш дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100