news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Жириновскийның кискен фикерләрен тәнкыйтьләп чыкты

ТР Дәүләт Советы Рәисе мондый фикерләрнең югары мөнбәрдән әйтелергә тиеш түгеллеген искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Жириновскийның кискен фикерләрен тәнкыйтьләп чыкты
Владимир Васильев/архив

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның «Казанны акчага күмделәр» дигән кискен фикеренә үз мөнәсәбәтен белдерде.

Әлеге тема Татарстан парламенты башлыгының Россия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белән әңгәмәсе вакытында күтәрелде, дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

«Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белән әңгәмәсе вакытында мондый фикерләрнең югары мөнбәрдән әйтелергә тиеш түгеллеге искәртелде», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте ЛДПР лидерының кискен фикерләренә карата тиешле реакция белдерми кала алмый иде. Галимова сүзләренчә, Жириновскийның эмоциональ чыгышы тискәре иҗтимагый резонанска сәбәп булырга мөмкин.

«Бу - җәнҗал куптарырга яратучы сәясәтченең чираттагы провокацион чыгышы», - дип белдерде Галимова. Аның әйтүенчә, Жириновскийның кискен фикерләре Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинны да битараф калдырмаган. Ул милләтара тынычлык һәм татулыкның бик тә мөһим икәнлеген белдергән.

«Әйдәгез, кешеләрне милләтләре, диннәре буенча бүлмик. Бу безнең, Россиянең көчле ягы», - дигән ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100