news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек җиңү: мирас һәм варислар» дип аталган VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша. Чара РФ Федерация Советында уза. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты. Ул әлеге эшче төркемгә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot