Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин VIII Халыкара тарихи техника фестивален ачты
Иске автомобильләр һәм мотоциклларга мөкиббән китүчеләр хәрәкәте хәзер популярлык казанып өлгерде, дип таный ТР парламенты һәм “ГАЗ-21” клубы башлыгы
(Казан, 30 август, “Татар-информ”). 30 августта “КазанРинг” автодромында VIII Халыкара тарихи техника фестивален рәсми ачу тантанасы булды. Иске автомототехниканы сөючеләр форумын уздыруның башлап йөрүчесе һәм оештыручысы булып ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли торган “ГАЗ-21” клубы тора.
Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чараның Татарстан халкы Республика көнен билгеләп үтә торган вакытта уздырылуын әйтеп узды. Аның сүзләренчә, иске автомобильләр һәм мотоциклларга мөкиббән китүчеләр хәрәкәте хәзер популярлык казанып өлгерде. “Нәкъ менә Казанда мондый фестиваль үткәрелә башлавы һәм аның, ел саен уздырылып, халыкара чарага әйләнүе белән без горурланабыз, - диде “ГАЗ-21” авторетроклубы җитәкчесе. – Иске техникага сак карау кешегә “техника җене кагылган” дигән сүз генә түгел, бу шөгыль аның туган иле тарихына ихтирамын да күрсәтә. Фестивальгә килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, аеруча ерак төбәкләрдә, ерак илләрдән килеп, безнең бәйрәмне тагы да матуррак иткәнегез өчен!”
Форумда катнашучыларга ярышларда уңышлар теләп, республика парламенты җитәкчесе Казанның киләчәктә дә авторетро хәрәкәте үзәге булып калачагына ышаныч белдерде, диелә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз