news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Ветераннарыбыз олы булсалар да, аларның көчләре һәм рухлары нык

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Ветераннарыбыз олы булсалар да, аларның көчләре һәм рухлары нык
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ветераннар өлкән яшьтә булуларына карамастан, рухи көчләре нык. Бу хакта ул Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң сөйләде.

«Без „Бердәм Россия“ партиясе белән 16 проект оештырдык: ветераннарга матди ярдәм күрсәттек, дарулар, азык-төлек җыелмалары тараттык. Шушы очрашулардан чыгып, мондый фикергә килдем: ветераннарыбызның рухлары нык. Сугышта җиңдек, коронавирусны да җиңәбез, борчылмагыз дип, мине юаталар», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Парк янында парламент башлыгын «Җиңү көне» җыры белән «ГАЗ-21» авторетроклубы» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары каршы алды. Алар бергәләп Билгесез солдат һәйкәле янына үтте һәм чәчәкләр салдылар.

«Балалар, оныклар, яшь буын үсеп килә, аларга истәлек булып калсын дип тә эшлибез, күрсәтәбез. Хәзер без республика җитәкчелеге белән бергә Җиңү Паркында һәйкәл ачтык, үзебезнең һәм ветераннар исеменнән чәчәкләр салдык. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә ветераннарыбызны телефон аша тәбрикләдек, кайберәүләрнең өйләренә бардык. Өйдән чыга алмаучылар да аз түгел», — дип искәртте Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, ветераннар белән аралашканнан соң, канәгать булып каласың, яңа караш барлыкка килә. «Никадәр авыр, сугыш афәтләрен кичеп, хезмәт итеп, ач-ялангачлык аша үткән кешеләрнең рухи көчләре сакланып килә, алардан үрнәк алырга кирәк икән дип уйлыйм», — ди ул.

«Ветераннарыбыз алдында бераз уңайсыз. Берсүзсез, Җиңү көне — зур бәйрәм, ләкин быел аның үз форматы бар. Онлайн гына, халык белән якыннан аралашмыйча уздырабыз. Шулай да, илебез Президенты, республика җитәкчелеге, авыл һәм шәһәр халкы искә алып, чәчәкләр салып, һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша», — дип билгеләп узды ул.

Фәрит Мөхәммәтшин барлыгы 1114 ветеран барлыгын әйтте. «Аларга озын гомер, сәламәтлек телим. Чит илләрдә Кызыл Армиянең өлешен киметергә телиләр, „без үзебез дә җиңәр идек“ диләр. Сугышта 27 миллион халкыбызны калдырдык бит! Шушы дөреслекне яшь буынга җиткерү өчен, мөмкинлек туганда алар белән очрашырга, телевидениегә фикерләрне әйтергә чакырам», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Соңыннан ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты һәм аларга сугыш чорының барлык авырлыкларын кичеп, Җиңүгә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100