news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин В.Петровка парламентара хезмәттәшлек килешүен имзалауны тәкъдим итте

Казанда Татарстан парламенты башлыгы Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин В.Петровка парламентара хезмәттәшлек килешүен имзалауны тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе Вячеслав Петровка киләсе елда парламентара хезмәттәшлек килешүен имзалауны тәкъдим итте. Шул хакта ул Казанда узган очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә Казанда Кемерово өлкәсе Хакимияте коллегиясе һәм Татарстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка тармакларда хезмәттәшлек буенча килешү имзаланачак.

“Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Петровка әлеге документны җәелдереп, киләсе елда парламентара хезмәттәшлек килешүен имзалауны тәкъдим итте. Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе бу фикерне хуплады,"  диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе Вячеслав Петров һәм Кемерово өлкәсеннән Федерация Советы әгъзалары Алексей Синицын һәм Дмитрий Кузьмин Татарстанга Кемерово өлкәсе рәсми делегациясе составында килде. Делегацияне губернатор Сергей Цивилев җитәкли.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot