news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: "Ун ел эчендә журналистлар корпусы үсте һәм ныгыды"

"Бүгенге көндә теге яки бу теманы күтәреп алырлык, аны халыкка җиткерерлек, аналитик язмаларга алынучы журналистлар кирәк", - дип саный спикер

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикада Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтү уңаеннан, редакторлар һәм журналистлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР парламенты рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, парламентның Мәдәният фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге исеменнән бүгенге бәйрәм белән котлап: "Без традицияләргә тугрылык саклыйбыз. Инде унынчы тапкыр Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтәбез", - дип белдерде. Билгеле булганча, Татарстан матбугаты көне моннан 10 ел элек ТР Дәүләт Советы инициативасы белән гамәлгә кертелгән иде.
Спикер бүгенге очрашуны бу көннәрдә 90 еллыгын билгеләп үтүче "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясен юбилейлары белән котлады һәм газетаны гамәлгә куючыларның берсе буларак бүләк тапшырды. "Ватаным Татарстан" газетасы ил өчен авыр елларда үз йөзен югалтмыйча, саклап калды. Әлеге басма халыкка иң якын басмаларның берсе дип саныйм", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларының республика җитәкчелеге күз уңында торуын билгеләп үтте. Ул 2008 елда бу тармакка 809,2 млн. сум акча каралганын хәбәр итеп, журналистларның оператив эшчәнлеге өчен шартлар тудырылырга тиешлеген ассызыклап үтте. Бүгенге көндә журналистларның потенциалын нәтиҗәле файдаланырга кирәклеген белдерде.
Аның сүзләренчә, матбугат чаралары җәмәгатьчелек белән хакимият арасындагы мәгълүмат күпере булып тора. "Бүгенге көндә теге яки бу теманы күтәреп алырлык, аны халыкка җиткерерлек, аналитик язмаларга алынучы журналистлар кирәк. Нәкъ менә шул чакта алар бәяләп бетергесез булыр иде", - дип саный спикер.
Ф. Мөхәммәтшин Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтүгә 10 ел тулуын ассызыклап: "Ун ел бер мизгел кебек үтте дә китте. Бу елларда журналистлар корпусы үсте. Һәм үзен бик яхшы эшләве белән саклап калды", - дип белдерде. Спикер алга таба матбугат әһелләренең каләмнәренең – очлы, әйткән сүзләренең - нык, язмаларының тәнкыйтьчән булуын теләде. "Без тәнкыйтькә каршы түгел. Ул сезнең республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешегез булыр", - диде Ф. Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук очрашуда илдәге сәяси вакыйгаларга, аерым алганда, РФ Президентын сайлауга, җирле үзидарә реформасын тормышка ашыруга, Казанның 2013 елга Универсиаданы үзендә уздыру өчен көрәшенә һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot