Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университетының Татарстан өчен кадрлар әзерләвен әйтте
Татарстан Парламенты җитәкчесе Уфа нефть университеты коллективын уку йортының 70 еллыгы белән котлады.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфа дәүләт нефть техник университетының 70 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул уку йортының Татарстанның нефть һәм нефть эшкәртү тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләүдә ролен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин университет укытучыларын, хезмәткәрләрен, студентларын уку йортының юбилее белән котлады. «Университетны тәмамлап Татарстанда яшәүче һәм хезмәт куючы дистәләрчә һәм йөзләрчә белгеч минем белән бергә котларга һәм укытучыларына рәхмәт әйтергә килергә теләр иде, - диде ул. – “Татнефть”нең 250дән артык топ-менеджеры нәкъ шушы уку йортында белем алган. Мин сезнең университетны тәмамлавым белән горурланам".
Парламент җитәкчесе университет ректорына уку йорты коллективы өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәхмәт хатын тапшырды.
- Уфа дәүләт нефть техник университетына 1948 елда Иван Губкин исемендәге Мәскәү нефть институты филиалы базасында нигез салынган. Хәзер анда 20 мең студент белем ала. Университет 70 елда йөз меңнән артык белгеч әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз